Марсель галиев биография татарча


Галиев Марсель — Татарстан Язучылар берлеге

Танылган әдип – шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы­ның Азнакай районы Балтач авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне туган авылында, сигез сыйныфны шул ук райондагы Туйкә авылы мәктәбендә, унберне исә 1964 елда Азна­кайның 1 нче номерлы урта мәктәбендә укып тәмамлагач, гаскәри хезмәткә алынганчы бер ел Азнакайдагы төзелеш оешмасында (СМУ-29) рәссам-бизәүче булып эшли. Армиядә чагында (1965-1968) Пермь шәһәрендә кече авиабелгечләр әзерли торган берьеллык хәрби мәктәпне бетереп, хезмә­тен Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә, дивизия штабында дәвам иттерә.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, М.Галиев 1969 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, уку­ын тәмамлагач, 1974 елдан 1979 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге­нең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли, аннан соң өч елга якын «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли. 1982–1984 ел­ларда М.Галиев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында белемен арттыра.

Марсель Галиев, нигездә, поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре үткән гасырның җитме­шенче елларында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре 1970 елда яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгына («Беренче карлыгачлар») кертелә, ә 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Бу җыентыклар икесе дә әдәби тәнкыйть һәм укучылар тарафыннан уңай бәяләнә. Беренче ки­тапларыннан соң узган өч дистә еллар дәвамында әдипнең иҗат активлы­гы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан-арта бара. Аның кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә калку итеп гәүдәләндергән «Ерак урман авазы» романы, «Ак абагалар», «Нигез», «Алтын тотка» кебек лирик повестьлары һәм хикәя­ләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы итеп бәяләнергә хаклы.

М.Галиевнең юмор-сатира жанрында («Кәефең шәпме?», «Арыслан йокысы» җыентыклары), балалар әдәбияты («Ак рәсем», «Шүрәле һәм җил» исемле шигъри җыентыклар, «Җиңәсем килде» исемле нәни хикәя­ләр җыентыгы), драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр текстлары иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлекле уңышлары бар. Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Әдипнең «Исем­сез утрауда» драмасы 1983 елда Минзәлә татар драма театры, «Әлегә соң түгел» драмасы 1985 елда Татарстан Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куела. Тәрҗемә ба­бында исә ул әзәрбайҗан язучысы Әкрам Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен («Чыңгыз хан», Казан, Мат­бугат йорты, 1998, 271 б.) татар теленә тәрҗемә итә.

Поэзиясендә булсын, проза әсәрләрендә булсын, М.Галиев – үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоци­атив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай бу­луы белән аерылып тора.

М.Галиевнең туксанынчы еллардан башлап матбугатта өлешләп басы­ла килгән һәм 1998 елда аерым китап булып нәшер ителгән «Догалы ел­лар» исемле сәнгати-публицистик әсәре язучының күңел дөньясын – уй-гамьнәрен, әрнү-шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгалары фонында күренекле шәхесләрнең, үз чор­дашларының җанлы портретларын шагыйранә бәян итә. Бу китап фәлсәфи-фикри тирәнлеге, эчтәлегенең тематик колачы белән татар мемуар жанры әдәбиятында үзенчәлекле бер яңалык булып тора. 1998 елда «Татнефть»нең «Рухият» яңарыш фонды оештырган әдәби конкурста «Догалы еллар» әсәре беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Әдипнең төрле елларда үткәрелгән иң яхшы балалар җыры, иң яхшы юмористик хикәя, иң яхшы публицистик әсәрне билгеләү ярышларында да җиңүче булганы бар.

2005 елда Татарстан китап нәшриятында әдипнең «Рух» исемендә яңа китабы басылып чыга. Аны шулай ук эчтәлеге һәм язылуы-стиле буенча «Догалы еллар»ның дәвамы дип карарга мөмкин.

М.Галиевнең аерым әсәрләре рус, поляк, украин, үзбәк, казакъ,кара­калпак, осетин, чуаш телләренә тәрҗемә ителә.

1993 елдан М.Галиев «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, ә 1996 елда татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2006 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

М.Галиев – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

sptatar.com

Марсель Галиев: «Хәзер кызыксынганны белгәч, үзләре «дәшеп китерә»

Искәргәнегез бардыр, кыргый табигатьне төшерүче фотографларның эшләре хәтта ки башка темаларны яктыртучы бик мәшһүр профессионаллар җирлегендә дә аерылып торучан. Алар төшергән сурәтләр ниндидер вакыйганы гына чагылдырып калмый, ә үзенә күрә бер кыйссаны, тормыш фәлсәфәсен бәян итә кебек. Андый фотосунарчылар, дөресен генә әйткәндә, дөньяга битараф булмаганнарның игътибарын җәлеп итүдән тыш, гап-гади...

Олпат язучы Марсель Галиевнең «Шәһри Казан» редакциясенең күргәзмәләр залында ачылган 50 эшне берләштергән «Тынлык дәшкәндә» дип аталган күргәзмәсе нәкъ менә шушы максатны күздә тота кебек. Аның пеләш башлы гап-гади гөмбәләре дә бәбәкләрен сиңа төбәп карап торган ниндидер экзотик, күз күрмәгән илаһи бер зат кебек кабул ителә. Менә шулай һәр эше белән ул табигатьнең бик тә маһир иҗатчы булуын тәкрарлый бара. Биредә автор, чыннан да шулаймы соң бу, кебек икеле-микеле уйларга урын калдырмый. Барысы да ничек бар шулай, анадан тума, кем әйтмешли. Әнә теге агач кәүсәсендә тымызык кояш җылысын тансыклап черем итәргә дип йомгактай йомарланып яткан «Каен таҗы» да, үткән-сүткәнне бертотам калмый күзәтеп торучы «Остаз» да, петуния таҗына «кунаклаган» «Галәм хуҗасы» да ничек бар, шул кимәлдә тотып алынган. Кар астыннан тырпаеп утырган куралары да ниндидер затлы, өрфиядәй кышкы чәчәкне хәтерләтә. Ак кардагы ак чәчәкнең дә үз төсмере, үз холкы бар. Монда, билгеле, кайсы маркадагы, нинди мөмкинлекләре булган фотоаппарат булуда түгел хикмәт. Иң беренче чиратта аның кем кулына килеп эләгүе мөһим. Бары тик сизгер күңелең белән шуларны күрә һәм күрсәтә генә бел. Шул рәвешле, моңа кадәр хәтта ки күзгә-башка күренмәгән җилне дә («Чатыртау җиле») башкалар күрерлек, истә калдырырлык итеп тасвирлый белгән; кемдер тәгаен генә тәрҗемәсен таба алмый зар-интизар килгән бер заманда, «моң», «татар моңы»на сүздән «үз милизмнарын» өстәүче әдипнең сүз сурәтеннән күз сурәтенә күчү мәле бу. Искитмәле мөкәммәл эшләр! Шулар өстенә рәссам да бит әле үзе. Урманнарның бар булмышын, кыргый матурлыгын, кабатланмас хозурлыгын җете дә, кызык та итеп, үз фәлсәфәсенә төреп бирә белүе дә шуннан, күрәсең. Казан тирәсендәге урманнарда югарыдан шундый әзер сәнгать әсәрләре иңдерелгән дип кем уйлаган?! Кайбер фото осталары кайвакыт чынбарлыктан качу өчен еш кына мөрәҗәгать итә торган томан, чагылу (әйтик, суда) кебек ярдәмчел эффектлар да юк биредә. Шуңа да карамастан, һәр кадрның табыш булуы бәхәссез. Әнә 90нчы елларда матбугат һәм мәгълүмат министры һәм озак еллар буе «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры булып эшләгән Ислам ага Әхмәтҗанов та: - Без Марсель туганны коеп куйган шагыйрь, менә дигән прозаик, нәзберек юмор остасы дип кенә белә идек. Юкса без дә шушы дөньяда, шушы урманнардан йөрибез бит, нигә болар бер дә безнең күзгә чалынмады икән дә, нигә без аны күрмәдек икән?! - дип гаҗәпләнә.

Әлбәттә, моның өчен күңел күзең булу кирәк. Күргәзмә ачылышына килгән олпат язучы Рабит ага Батулла да шул фикердә.

- Күңел күзе теләсә кемгә бирелми. Ул нәселдән, табигатьтән килә. Ходам сакласын күңел күзе сукыр булганнардан. Сәнгать белән җитәкчелек иткән кешеләрнең күзе сукыр булса, бетте... Ә табигатьнең үзендә бөтен нәрсә бар, безгә шуны күрә белергә генә кирәк, - ди ул.

Күрергә кирәк шул. Аннан нәрсә күрүебез, аңа ничек каравыбыздан да тора бит әле. Мөнәсәбәттән дә. Дөрес, фотога төшерим дигән һәр кешенең кулында фотоаппарат, селфи таягы бүген (кызык, ә бит 1995 елда гына әлеге таяк «Файдасы булмаган уйлап табу»лар исемлегенә кертелгән булган). Марсель Галиев тә әллә нинди катлы-катлы объективлары булган фотоаппарат белән йөрми - күзенә берәр матур әйбер чалына калса, кесәсендә йөргән телефон фотоаппаратына төшерә икән. Ә инде фото эше белән бер бүген генә кызыксынуы түгел авторның. Бу мавыгу, кызыксыну балачактан ук килә, ди. 7нче класста укыганда, элеккеге ярлы чорда, үзе әйтмешли, Советлар Союзында танклар һәм пушкалар гына ясый торган заманда фото эшенә өйрәткәннәр аларны мәктәптә.

- Ул вакытта юк иде фотоаппарат. Әлбәттә, ала алмадык без аны. Ә кызыксыну калды. Аннан соң әллә ничә фотоаппарат алынды инде. Минем пейзажлар да, шәхесләрнең портретлары да бар. Ләкин андыйны хәзер күп кеше төшерә. Ә менә табигатьнең кайбер күренешләрен гомумиләштерү, шуннан фәлсәфә чыгара алу ул - сирәк күренеш дип саныйм. Мин урманда йөрергә яратам, шунда күреп алам инде боларны ничектер. Мисал өчен әнә агач кәүсәсендәге кеше сурәтен алыйк («Яугир. Хуннар сугышчысы»). Шуның яныннан киттем үтеп һәм нигәдер имәнеп туктап калдым. Кеше йөзе чалынып киткән кебек, чакырадыр кебек тоелды. Борылып килсәм, каршымда, чыннан да, агачның кәүсәсендә кеше сурәте тора. Хәзер инде алар белә үзләре белән кызыксынганны, шуңа күрә кайберләре әнә шулай үзе «дәшеп китерә», - дип елмая әдип.

Һәм, әлбәттә, яңа сезонны башлап, янә таныш сукмаклардан кабат-кабат үтәргә, үзенең урман «ияләрен» барлап чыгарга аның нияте.

Газинур МОРАТ, язучы:

- Марсель Галиевнең менә тагын бер хикмәте ачылды. Моны да шул әдәби иҗатның үзенә күрә дәвамы, югары дәрәҗәдәге шигърият дип исәплим. Ул бит шуның өстенә шәп рәссам да. Аның югары һөнәри дәрәҗәдә карандаш белән иҗат ителгән эшләре бар. Әгәр дә ул язучы булмаса, һичшиксез, рәссам булып киткән булыр иде.

Розалина Шаһиева, сәнгать белгече:

- Бу күргәзмә безнең сынлы сәнгатьтә яңа бер сәхифә ачачак. Мин моңа чын мәгънәсендә ышанам. Чөнки ачыш бу. Табигатнең шундый самими, ихластан илаһи иҗаты - әверелүләр темасы. Марсель Галиев чын мәгънәсендә ниндидер яңарыш чоры тудырды. Бу әйберләрнең дә киләчәге зур.

Халисә Исмәгыйлева, режиссер, «Казан» милли мәдәният үзәге директоры урынбасары, «Азнакай» якташлар җәмгыяте рәисе:

- Якташым Марсельнең иҗатына еллар дәвамында мөкиббән китеп, горурланып, аны һәрвакыт тамашачы хозурына җиткерә киләм. Әле күптән түгел генә үзебездә, зурлап, иҗат кичәсен уздырдык. Аның зур талант иясе икәнен моңа кадәр дә белә идек, әмма бу кадәр үк дип белмәгәнбез. Булганнан бар да була шул. Афәрин!

Ркаил Зәйдулла, язучы:

- Без дә күрәбездер кайбер гайре табигый әверелешләрне, ләкин ничектер туктап, аңа мәгънә биреп шуларны төшереп алу һәркемнең хәленнән килми. Монда Марсель абыйның тарихка мөкиббән китүен, тарихны белүен дә искә алган хәлдә, әллә нинди чорларга кереп китәсең.

Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче:

- Мин үзем дә фотограф. Минекеннән яхшырак түгел микән дип - иң беренче күзәтүем шул булды. Минем фотолардан тирәнрәк. Бу - җан, күңел белән тоя торган сәнгать, философ-фотографның иҗаты. Аның төп мәгънәсен мин шулай аңладым: табигатьнең җаны да, күренеше дә, күрә белсәң, кеше җаныннан, кеше табигатеннән аерылмый. Табигать дөньясының, кешелек дөньясының бер икәнлеге күрсәтелгән. Кешенең табигатьне үзенеке итеп күрә белүе борынгыдан - мәҗүсилектән калган хисләр. Менә шул тойгылар яңарган монда. Болай гына узып киткәндә, күзең 100 процент сәламәт булса да, күрми торган нәрсәләрне күрә белгән. Бигрәк тә шул фәлсәфи, рухи ягын. Әдәбиятта иҗат кешесе язучымы, шагыйрьме ул, философ булганда гына иң тирән язучы була, һәм язучы булганда гына, иң тирән философ була. Марсельнең язмышында менә шул бәхет бар.

shahrikazan.ru

Марсель Галиев: Миндә татар йөрәге тибә!

Әлмәт татар дәүләт драма театры 71 нче сезонын Татарстанның халык язучысы, республикабызның Г.Тукай бүләге иясе Марсель Галиев иҗаты буенча куелган “Каләм очында – Галәм” дип исемләнгән манзара белән ачты.  Труппаның әдәби театр жанрына алынуы юкка түгел. 2015 ел – Россиядә Әдәбият елы.

“Марсель Галиев - татар халкының язмышы, тарихы, бүгенгесе, теле, әдәбияты, мәдәнияты, хәтта мәзәге турында фәлсәфи фикер йөртүче әдип. Аның җитди, катлаулы, телгә бай иҗаты инде күптән сәхнәдән сөйләргә лаек. Һәм ул киң катлау тамашачыга танылырга тиеш”, - диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Марсель Галиев төрле жанрда иҗат итә.  «Аның кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать гамәлендә калку итеп гәүдәләндергән лирик повестьлары һәм хикәяләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы итеп бәяләнергә хаклы. Әдипнең балалар әдәбияты, юмор-сатира, драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр текстлары иҗат итү өлкәләрендә дә  уңышлары бар. Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту», “Миләүшә”, “Шәрыкъ кызы”, “Елмай син”  кебек җырлары халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Ул шулай ук азәрбайҗан, япон авторларының аерым әсәрләрен, калмык галиме Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен  татар теленә тәрҗемә итте. М.Галиев — үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоциатив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора”. Әдәбият белгечләренең язучы иҗатына бәясе шундый.

Ике сәгатькә дә тулмаган тамашада бу шәхеснең иҗатын, фикерен    телен һәм милләтен онытып барган, тарихын нигездә белмәгән халыкка ничек аңлатырга? “Лайк”, “смайлик” һәм башка символлар белән аралашырга күнегеп барган безнең буынның күңеленә юлны ничек табарга? Таякның авыр башы куючы режиссер Ильяс Гәрәевкә төште.

– Минем алты томлыкны режиссер уңнан сулга, сулдан уңга укып чыкты. Республикада башка  андый кеше юктыр. Ул  иҗатымны үземнән яхшырак белә, - дип шаярттыМарсель Галиев.

Әдәби тамашаның жанрын “манзара” дип билгеләү  әдипнең иҗат киңлегенә бер ишарә булса (әлеге терминны драматургия жанры буларак беренче тапкыр Галиәсгар Камал куллана), ут һәм музыкаль бизәлештә “күләмле” алымнар кулланып, икенче уңышлы адым ясады Ильяс Гәрәев. Манзарада 30 дан артык артистның катнашуы да  иҗатның үтә дә саллы булуын ассызыклый.

“Миндә татар йөрәге тибә… Татар – барча континентларга таралган дөньяви халык. Татар – нинди яңгыравыклы исем! Пышылдап кына әйтсәң дә тантаналы яңгырап кала. Бу сүздә космик куәт сулышы төенләнгән.  Ә син, милләттәшем, йөртергә хаклымы шундый да шәүкәтле исемне?! Дөнья картасында үз тамгаларын таш-мәрмәргә уеп калдырган бөек халыкның тарихын аң-вөҗүдеңә сыйдыра аласыңмы?” Манзара башында әдип исеменнән артист Динар Хөснетдинов залда утыручыларга шундый чакыру “ташлады”. Бу бераз киная белән әйтелгән  сорауның урынлы булуын артистлар  Марсель Галиевның Алтын Урдага багышланган әсәрләреннән өзекләр, Чыңгызхан монологы, “Дала хәтере” җыры белән дәлилләде. Борынгы бабаларыбызның куәтле чакларын, югалтулардан сызлануларын пластик күренешләр белән тасвирлады. Язучының татар җырына мәдхия булып яңгыраган “Галибәнә моң” һәм башка әсәрләре белән алар татарны данлады, милләтне күккә чөйде, якташыбызның туган ягына, газизләренә багышлап язылган җырларын, шигырьләрен ишеттереп, тамашачының күңелләрен йомшартты.  Әдипнең әдәбият-сәнгать әһелләренә, танылган замандашларына багышланган иҗади портретларын сәхнәгә күтәреп, хәйран итте, сатира әсәрләрен  уйнап көлдерде. Бер утка, бер суга салды.

 Шәп коткы, провокация булды бу манзара. Шул ук кичне социаль челтәрләрдә фикерләр күренә башлады. “Татар рухлы үзем белән очрашудан кайтыпкиләм. Театр тәкъдим иткән манзара татар кешесе нинди булган һәм нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирә”, - дип язган берәү. “Күңелемдә әрнү. Манкортлыгым үзен кискен сиздерде. Татарча аз сөйләшәм, бөтенләй язмыйм һәм укымыйм, - дип сүзгә кушылган икенчесе. -Татар эстрадасындагы торгынлык тәмам туйдырды... Ә бит  “Су буеннан әнкәй кайтып килә” – гаиләбезнең иң яраткан җыры. Аны тыңлаганда мәрхүм әби,  әнисен искә төшереп, елый иде. Бу җырны ишетсә, хәзер әни моңлана. Әби белән бабайны юксынып мин дә елыйм... Милләтебезнең үз асылын югалта баруы йөрәкне әрнетә”...“Кеше Җиргә хот-дог ашарга гына килмәгән, ә игелек кылу, шулай ук көтү, ышану, бәяләү, сөю өчен яратылган. Һәм иң мөһиме - безнең тамырларыбызны онытырга хакыбыз юк”, - дип язган тагын берәү.

sahne.ru

Выступление на тему "Якташ язучыбыз Марсель Галиев"

Марсель Галиев иҗатында тел чагылышы

ТР Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре

2 нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Урта гомуми белем бирү мәктәбе” Сәхапова Ләйсән эше. Җитәкчесе: Мөхлисова Ф.Ф.

Туган тел шифасы… Туган тел дәвасы… Туган тел сихәте – бу гаҗәеп сер, әлегә өйрәнелмәгән могҗиза… Һәрбер язучының уенда, йөрәгендә һәрчак халык, милләт язмышы, тел хакында уйлану-борчылу хисләре. Шуңа күрә якташ язучыбыз Марсель Галиев иҗатында дөньяда татар теле чагылышын күзәтүне әлеге хезмәткә максат итеп алдым.

Хезмәтем хәзерге тормышта бик актуаль. Чөнки безнең алда тел язмышын саклап калу бурычы тора. Тикшерү объекты булып Марсель Галиев иҗаты, ә тикшерү предметы - әдип иҗатында тел сурәтенең чагылышы.

“Йә Хода! Ниндәен өслүб! Ул бит әдәби телнең иң бөек мөнбәренә менгән. Бу мөнбәргә аны Чатыр-тау, туган ягы менгергән. Сүз белән шулчаклы могҗиза ясар икән! Татар теле соңгы елларда прозабызда бу дәрәҗәдә затлы, нәзакәтле мәңге яңгыраганы юк иде кебек” [2: 8],- дип язган күренекле тел белгече Флера Сафиуллина язучының “Догалы еллар” әсәре белән танышкач.

Бер үк вакытта бөеклек, горурлык, гүзәллек белән бергә сыкрау, әрнү ишетелә икән туган телемнән:

«Бөек тә син, боек та син,

И туган тел, туган тел,

Күп гамәлләр кылган тел!

Аргамаклар җилеп чапкан,

Былбыл сайрап кунган тел” [1: 13].

Туган телемә яшәр өчен юл күрсәтергә тиеш бит без. Без – татарлар, аны үзебез саклап калырга тиеш. Халкым дөрес юлны үзе дә күрә – чөнки ул диңгездәге маяктай адашканнарга да юл табарга ярдәм итә. Татар теленең яшәеше нәкъ менә халкым кулында икән бит!

“Ана теленең бибәһа мирасыннан мин күпме сүзне чумырып алырга сәләтле? Белмим. Гаҗизләнәм, хәзинәңдәге сүзләр санын барыбер белә алмаячаксың дип, күктән Раббыбыз мут елмаеп күзәтәдер шикелле… Җир йөзендәге иң борынгы халык - төрки бабаларыбыз - меңнәрчә еллар буена күпме сүз тудырган, чарлаган, шомарткан, көмешен -көмешкә, мәрҗәнен-мәрҗәнгә, бакырын бакырга аерып куйган” [1: 7]. Нинди бай хәзинә гасырлар дәвамында сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән икән шул. Халкымның хис-тойгыларын шигъри юлларга салучыларның бәхете нәрсәдә икәнен “Теләкле терәк” шигырендә күрәбез:

“Мин бәхетле, дияр Шагыйрь,

Туган телгә сан булса”. [1: 30]

Без барысы өчен дә үзебез җаваплы. Әгәр милләтемнең яшәве бүгенгечә дәвам итсә, татар халкын нәрсә көткәнен “Табарлар безнең эзләрне” шигырендә күрсәтә:

“Атилла оныкларының

Учагы сүнеп бара.

Үрчи мөгезле еланнар,

Кыйтгалар ятка кала...

Табарлар безнең эзләрне,

Әйтерләр хәйран калып:

-Үзе үстергән еланнан

Чагылып үлгән халык... [1:58]

Үз телеңне югалтуны әдип менә ничек тасвирлый: “Ана теленә хыянәт иттеңме – димәк, син кылган гөнаһ яки изге гамәлләреңне иңеңдә язып баручы фәрештәләрне рәнҗетәсең. Ана телеңә хыянәт иттеңме – иң кадерле сүзләр әйтеп үткән буыннар хәтерен юата алудан мәхрүм каласың, нәсел чылбырың өзелә.” [1: 9].

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: минем туган телем күп гасырлар аша бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән икән – без, хәзерге буын яшьләре, аны сакларга, баетырга тиешбез! М.Галиев үзенең иҗаты аша безгә туган телебезне, туган туфрагыбызны, үз нәселебезне, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итәргә, яратырга һәм беркайчан да онытмаска чакыра. Тормыш шулай дәвам итсә – нәтиҗәсе аянычлы булачак. Телебез, аның белән бергә халкыбыз да юкка чыгачак! Менә ничек күзаллый М.Галиев татар теленең язмышын үзенең әсәрләрендә.

Әдәбият

1. Галиев М.Учымда – тургай шәүләсе: шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008.

2. Галиев М.Сайланма әсәрләр: дүрт томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998.3. Галиуллин Т. Шагыйрьләр – изгеләр нәселеннән// Мәйдан. – 2008, март.

infourok.ru


Смотрите также